Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «С любовью из страны Советов» («Советлар иленнән сөю билгесе итеп») дигән яңа проект тәкъдим итә

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

28 февральдә ДЗКЗ сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры «С любовью из страны Советов» («Советлар иленнән сөю билгесе итеп») дигән яңа проект тәкъдим итә. Программа совет чорының «алтын хитлары»ннан тамашачыларның сораулары нигезендә төзелгән. 

Коллектив белән бергә күренекле пианист Андрей Руденко, аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов, трубада уйнаучы Роман Мөдәррисов чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International