25 февральдә Мәскәүнең халыкара музыка йортында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт бирәчәк. Әлеге концерт «Душа России» абонемент сериясе кысаларында узачак. Аның программасы татар халык биюләре, риваятьләре, гореф-гадәтләре һәм йолаларына нигезләнеп куелган мәгълүм хореография композицияләреннән тора.
Концерт кичке сәгать җидедә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте