20-21 февральдә И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә баянда һәм аккордеонда яшь башкаручыларның «Феерия аккордеона» дип аталган I Халыкара конкурс-фестивале узды.
Конкурс-фестивальнең авторы һәм сәнгать җитәкчесе – халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Антон Сергеевич Попов.
Конкурста катнашучылар саны көтелмәгәнчә күп булды.
Казанга Татарстан төбәкләреннән, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия республикаларыннан, шулай ук Пермь, Саратов, Орск, Дзержинск, Вольск шәһәрләреннән башкаручылар килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте