Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсендә «21 февраль – Халыкара Туган тел көне»нә багышланган китап күргәзмәсе ачылды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның ноябрендә игълан ителгән Халыкара Туган тел көне  ел саен 21 февральдә билгеләп узыла.

Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсендә шушы истәлекле көнгә багышлап «21 февраль – Халыкара Туган тел көне» дигән китап күргәзмәсе ачылды.

Анда татар һәм рус телләрен өйрәнү буенча әдәбият, дәреслекләр, төрле җыентыклар куелган.

Шушы ук көнне уку залында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле язучы, публицист  Марсель Гарипов (Мирсәй Гариф) белән очрашу булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International