Чаллы балалар театр мәктәбе сәхнәсендә «Гав исемле песи баласы» спектакле премьерасы була

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

23 февральдә 10 сәгатьтә Чаллы балалар театр мәктәбе сәхнәсендә «Гав исемле песи баласы» спектакле премьерасы булды. Г.Остер әсәрләре нигезендә иҗат ителгән бу спектакльдә Гав исемле наян песи малаеның маҗаралары тасвир ителә. 

Нәни тамашачылар артистлар уенына мөкиббән китте. Спектакль хис-тойгылар, матур тәэсирләр бүләк итте. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International