23 февральдә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында мордва мәдәнияте фестивале узды. Концертка республиканың төрле төбәкләреннән мордва фольклор ансамбльләре җыелды. Моннан тыш Мордва милли-мәдәни мохтариятенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
«Валдо Чи», «Умарина» һәм «Валда Ойме» ансамбльләре тамашачылар өчен концерт программасы әзерләделәр. Анда шулай ук Казан консерваториясе студентлары да чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте