Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар исемнәре мәгълүм булды

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Габдулла Тукай премиясенә  кандидатлар исемнәре мәгълүм булды:

Булатова Клара Гариф кызы

 «Сайланма әсәрләр» китабы өчен (2 томда Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).

Вәлиәхмәтов Фән Гавис улы

татар халкының  музыка мәдәниятенә зур өлеш кертүе, онытылган борынгы, сирәк башкарыла торган халык җырларын, шулай ук Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы чоры фронт җырларын  башкаруы һәм пропагандалавы өчен.

Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы

 «Күз нурларым: шигырьләр, поэмалар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) һәм «Башкаемда – дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел) китаплары өчен.

Ильясов Рафаил Зариф улы

сузып җырлана торган татар һәм башкорт җырларын («Олы юлның тузаны», «Тәфтиләү», «Сандугач», «Уел», «Камәр», «Урман», «Галиябану», «Хәмдия», «Рәйхан» һ.б) башкаруы,шулай ук «Үз җырларымны җырлыйм. Зур концерт (Р.Ильясов бенефисы)» (1995 ел), «Җырларымда моңнарым. Р.Ильясов җырлый» (1997, 2005, 2006, 2007 еллар), «Татар җыры кичәсе. Р.Ильясов һәм  З.Сөнгатуллина җырлый» (1998 ел), «Күңелле ял итегез. Р.Ильясовҗырлый» (1998 ел), «Яшьлегемә кире кайтыр идем. Р.Ильясовның тууына 60 яшь тулуга багышланган юбилей концерты» (1999 ел), «Без Казаннан, Иделдән. Р.Ильясов җырлый» (2000 ел), «Татар җыры – 2000. Сәнгать осталары һәм яшь артистлар концерты» (2000 ел) һ.б. концерт программалары өчен.

Имамов ВахитШәех улына

«Утлы дала» тарихи романы (2 томда, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел) өчен.

Сәмәкәев Илгизәр Майбәр улына

«Сара Садыйков портреты», «Юрий Никулин портреты» (1983 ел), «Мәскәү циркының баш режиссеры М.Местечкин портреты» (1981 ел), «Хатыным портреты» (1987 ел), «Гали Җәмлиханов портреты» (1988 ел), «Руслар һәм болгарлар арасында һөҗүм итешмәү турында шартнамә» (2009 ел), «Очучы А.В. Аристовпортреты» (2013 ел) картиналар сериясе өчен.

Сибагатуллин Фатих Сәүбән улына

тарихи-публицистик китаплар сериясе өчен: «От Аттилы до Президента» («Аттиладан Президентка кадәр»), «Великие хунны и Золотая Орда» («Бөек хуннар һәм Алтын Урда», «Легенды и мифы религий» («Диннәр турында риваятьләр һәм мифлар»), «Великие татары – строители и защитники Государства Российского» («Бөек татарлар – Россия Дәүләтен төзүче һәм саклаучылар»), «Татары и евреи» («Татарлар һәм яһүдләр»).

Сладковский Александр Витальевич

Татарстан Республикасы композиторлары музыкасы антологиясен төзегән өчен.

Попов Владимир Александрович

Каллиграфия композицияләре өчен.

Хәсәнов Нурислам Габдулла улына

«Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар» ( Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) өчен.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International