«Калеб» яшьләр хәрәкәтенең чираттагы очрашуында кунаклар яшь Айрат Имашев белән танышачаклар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

25 февральдә Камал театрының кече сәхнәсендә узачак«Калеб» кичәсенең төп герое яшь җырчы Айрат Имашев булачак.

Айрат Имашев: Казан консерваториясе аспиранты, филармония солисты, Марио Ланц исемендәге XIV халыкара опера җырчылары  конкурсы дипломанты(Филиньяно, Италия), Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Россия Президентының талантлы яшьләргә бирелә торган премиясе лауреаты.

Айрат Имашев репертуарында – татар халык җырлары, опера партияләре, Рөстәм  Яхин романслары һәм немец композиторларының  вокал цикллары.

«КАЛЕБ»тә Айрат шагыйрә Резедә Гобәева белән яшь композитор  Эльмир Низамов әсәрен башкарачак.

Кичә 19 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International