22 февральдә Парижда, Франциядә яшәүче ватандашларыбызның Татарстан Республикасының Франциядәге Вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов белән очрашуы вакытында, Эдуард Хәйруллинның фотографияләреннән төзелгән «Свияжск: Монологлар» дигән күргәзмә ачылды.
Шушы ук очрашу вакытында 12 майда «Равил Бохараев: Күпкырлы иҗат» дип аталган кичә булачагы турында хәбәр ителде. Анда күренекле язучылар, шагыйрьләр Равил Бохараевның Россия һәм дөнья әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте