24 февральдә Казан консерваториясенең Орган залында «Клавесинлы кышкы биш кич» халыкара фестивале ачыла.
Проект кысаларында осталык дәресләре, Голландия, Украина һәм Россия музыкантлары чыгышлары булачак, тамашачылар клавесин, орган һәм клавикорд кебек уен коралларында башкарылган музыка белән хозурлана алачак. Фестиваль чаралары кышның соңгы көне – 28 февральдә тәмамлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте