17 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Болгар» бию театры концерты булды.
Чаллы шәһәренең иҗат коллективы башкару осталыгы, халык җыр-биюләренә җылы карашы белән Казан тамашачысы күңеленә хуш килде. Әлеге программа яңа булмаса да, Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле халык вәкилләренең дус-тату яшәвен алга сөрүе белән кызыклы.
Артистлар Казанга чыгыш ясау өчен ел саен киләләр. Республикабыз башкаласында концертлар кую алар өчен зур җаваплылык та, олы вакыйга да.
Театр быел Абхазиягә гастрольләргә, шулай ук Франциядә уздырыла торган фольклор фестиваленә барырга җыена.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте