21 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының сынлы сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премиясен тапшыру тантанасы узды.
2014 елда конкурс жюрие сәнгать төрләре буенча 57 гарызнамә караган.
Җиңүчеләр:
Заһидуллин Равил Габделбәшир улы;
Аршинов Виктор Петрович;
Васильева Ирина Аполлоновна;
Камалетдинова Асия Радик кызы;
Халитов Нияз Хаҗи улы һәм Халитова Наилә Надыйр кызы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте