«Татаркино»да кино төшерү өлкәсе белгечләре катнашында конференция узды. Әлеге очрашуның төп максаты – Татарстанда чыгарыла торган фильмнар буенча фикер алышу һәм аларның сыйфатын яхшырту буенча методиккүрсәтмәләр эшләү. Катнашучылар соңгы елларда Татарстанда төшерелгән фильмнарны карадылар һәм алар буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте