Иртәгә Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә багышланган “И, туган тел!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылачак

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль көнне 13:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә багышланган “И, туган тел!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылачак.

1999 нчы елның ноябрендә ЮНЕСКОның 30-нчы Генераль конференциясенең карары буенча 2000 нче елның 21 февралендә Туган тел көне үткәрелә. Әлеге карар ООНның Генераль Ассамблеясендә яклау таба  һәм бу бәйрәм ел саен үткәрелә башлый. Бу бәйрәм татар теленә генә түгел барлык ил, милләт халыкларының телләренә дә кагыла һәм бик шатланып кабул ителә, чөнки һәр милләткә дә үз теле газиз, шул ук вакытта башка тугандаш халыклар телләренә дә хөрмәт булырга тиеш. Бары тик бер-берсенең милләтенә, теленә хөрмәт булса гына халыклар арасында дуслык сакланачак.

М. Гафури, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек укымышлылар да ана теленең кыйммәте турында кайгырту нисбәтеннән татар теленең фәнни нигезләрен эшләү буенча актив эшчәнлек алып баралар. 1911 елда М. Гафури “Шура” журналында татар теленең төрле алынмалар белән чуарланган булуын тәнкыйть иткән мәкаләсендә киң катлам кешеләр аңларлык әдәби тел кирәклеге турында сөйли.

Г. Тукай 1911 елда  татар теленең нечкәлекләренә төшенеп җитмичә яңа грамматик категорияләр кертергә тырышучылардан көлеп, “Татарчага сарыф, нәһү язучыларга ихтар” мәкаләсен яза.

Үзе гарәп, фарсы һәм төрек телләрен яхшы белсә дә, Тукай татар телен бөтен яңгырашы, нечкәлекләре белән ярата. Ул татарның югары катламының гарәп, төрек телләренә иярүләрен кискен гаепли. Үзе дә беренче шигырьләрен төрек, фарсы алынмалары белән чуарлап язса да, соңрак ул бу “мода”дан чыга барып саф татар телендә иҗат итә башлый. Үзе дә бу күчешкә сокланып, дулкынланып “Туган тел” шигырен яза.

 “И, туган тел” бәйрәменең кунаклары – шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Корбанова, һәм Казанның 16 нчы татар гимназиясе укучылары.

Г. Тукай әдәби музее: 293-17-66, Редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International