Казанда III Француз киносы Фестивале фильмнарын күрсәтәчәкләр

2009 елның 10 феврале, сишәмбе

10-16 февральдә «Мир», кинотеатрында Француз киносы Фестивале фильмнарын күрсәтәчәкләр. Франциянең Россиядәге илчелеге зурларга күрсәтү өчен 8 тулы метражлы һәм балалар өчен 1 анимацион фильм тәкъдим иткән.

Чараны оештыручылар: «Альянс-Франсез-Казань» иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» Дәүләт оешмасы.

Кинофестиваль фильмнарын күрсәтү тәртибе «Татаркино» Дәүләт оешмасы сайтында – http://tatarkino.ru/news/view/73.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International