Татарстан Республикасында «Киләчәктәге Россия хатын-кызлары» бизнес-миссиясе уңышлы узды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

14 – 18 февральдә Казанда «Киләчәктәге Россия хатын-кызлары» бизнес-миссиясе узды. Ул зур уңыш казанды.

Әлеге бизнес-миссия кысаларында анда катнашучылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм үзәге  җитәкчеләре  белән очраштылар.

 «Россия хатын-кызлары» республика җәмәгать оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Казан мэры урынбасары Людмила Андреева, «Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова белән очрашулар аеруча истәлекле булды.

Катнашучылар шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасарлары Светлана Персова һәм  Гүзәл Нигъмәтуллина һәм министрлыкның бүлек җитәкчеләре белән очраштылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International