Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре һәм иҗади берлекләр җитәкчеләре катнашында «Татарстан Республикасында театр эше» дигән темага матбугат конференциясе узды

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре  һәм иҗади берлекләр җитәкчеләре катнашында  «Татарстан Республикасында театр эше» дигән темага матбугат конференциясе узды. Ул Мәдәният елына һәм Казанның быел төрки дөнья башкаласы дип игълан ителүе программасына багышланган матбугат конференцияләре кысаларында оештырылды.

Очрашу барышында театрлар җитәкчеләре булачак фестивальләр, премьералар, гастрольләр турында сөйләделәр.

Очрашуда катнаштылар: Якупов Илфир Илшат улы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры

2. Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы  – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры 

3. Славутский Александр Яковлевич – В.И.Качаловисемендәге Казан академия рус Зур драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры

4. Мөхәммәтҗанов Рәүфәл Сабир улы  – М.Җәлил исемендәге  Татар академия дәүләт  опера һәм балет театры директоры 

5. Исмәгыйлева Фәридә Бәгыйс кызы  – Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры

6. Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы – Әлмәт татар дәүләт драма театры баш режиссеры

7. Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәмкомедия театры директоры

8. Зиннуров Илдус Насих улы – «Әкият» Татар дәүләт курчак театры баш режиссеры.

Хөрмәтле журналистлар! Мәдәният елына һәм Казанның быел төрки дөнья башкаласы дип игълан ителүе программасына багышланган матбугат конференцияләре циклы дәвам итә. Киләсе чара  27 февральдә «Татарстан Республикасында музей эше» темасына уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International