Камал театрының Кече сәхнәсендә Федор Достоевский повесте буенча “Тыйнак кыз” спектакленең премьерасы

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

22 мартта 19 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә Федор Достоевский повесте буенча “Тыйнак кыз” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Лилия Әхмәтова. Тәрҗемә авторы – Илгиз Зәйниев. Рәссамы – Булат Ибраһимов.

Әлеге әсәргә алыну яшь режиссер өчен зур тәвәкәллек. Беренчедән, Камал театры Федор Достоевский иҗатына тәүге мәртәбә мөрәҗәгать итсә, икенчедән, «Тыйнак кыз» повестенең үз театраль тарихы бар. Сүз, иң беренче чиратта, Лев Абрамович Додинның спектакле хакында бара. Әлеге куелыш үткән гасыр ахырының иң яхшы спектакльләренең берсе. Төп рольне гениаль артист - Олег Борисов башкарды.  Додинның “Тыйнак кыз”ы, бернинди арттыруларсыз, рус театр тарихында үрнәк итеп куярлык спектакль. Танылган режиссерлар аннан соң Достоевскийның әлеге әсәренә алынырга батырчылык итмәделәр. Бу сәбәп әсәрнең дәрәҗәсен бер-бер күтәрә һәм яшь режиссерның кызыксынуын тагын да арттыра.

«Тыйнак кыз» - Федор Достоевскийның соңгы әсәрләреннән берсе. Автор үзе кереш сүзендә аны “фантастик” дип тә атый, чөнки төп геройның уйлар ташкыны, бер стенограф тарафыннан тыңланылып, язылып барган сыман.  

Төп рольне – Рибачыны - Рамил Вәҗиев башкара.

«Тыйнак кыз» повесте буенча куелган спектакльләр, гадәттә, моноспектакльләр булып чыга. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки әсәрнең буеннан-буена тол ирнең, үз-үзенә кул салган, гәүдәсе күрше бүлмәдә ятучы яшь хатыны хакындагы монологы дәвам итә. Шунысы кызык, Лилия Әхмәтова спектакле Рамиль Вәҗиевның иҗат карьерасында икенче моноспектакль булачак. Исегезгә төшерәбез, актер Николай Гогольнең «Акылдан язган кеше язмалары» спектаклендә Поприщин ролен башкарды. Спектакль, шулай ук, Камал театрының Кече сәхнәсе өчен куелды. 

Тыйнак кыз – Рибачының хатыны ролен Гөлназ Минкина башкара. Камал театрында бу аның тәүге зур роле булачак  - Г.Минкина театр труппасына быелгы сезонда кабул ителде.

Спектакльдә, шулай ук, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова һәм тамашачыларга Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» спектакле (режиссеры - Лилия Әхмәтова)  аша билгеле булган артист Алмаз Сабирҗанов катнаша. 

Спектакль Камал театрының эксперименталь куелышлары мәйданына әверелеп килүче Кече сәхнә өчен махсус әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International