Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында «Замандаш» клубының чираттагы утырышы узды

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

20 февральдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында «Замандаш» клубының чираттагы утырышы була. Ул «Әфганстан уты көйдергән күңелләр» дигән темага уздырыла.

Утырышка Әфганстан сугышында катнашучылар чакырылган. Музейның фойесында сугышчыларның хәрби киемнәре, шәхси әйберләре, фотосурәтләр, документлар куелган күргәзмә оештырылган. 

Экспонатлар арасында Әфган сугышын һәм Чернобыль һәлакәтен узган талантлы шагыйрь Николай Липатовның мемориаль комплексы аеруча игътибарны җәлеп итә.  

292-01-20, 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International