14 нче февральдә сәгать 16.00 тә ТР Милли музеенда Изге Валентин Көненә багышланган чаралар үтәчәк. Яшьләр Гашыйклар көненең килеп чыгу тарихы белән таныша, флористика белгеченнән букет ясарга өйрәнә алачак. Ул барлык теләүчеләр өчен остаханә үткәреп, чәчәкләр теле белән таныштырачак.
Кичә кунаклары йөрәк формасындагы әзер материалны үзләре буяулар белән бизәп, алардан открытка-валентинкалар ясый ала. Барлык теләүчеләр өсен “шаян” ЗАГС эшләячәк. Биредә гашыйкларга туй турында “шаян” таныклык алырга мөмкин.
Моннан тыш, Милли музейда бу көнне “Мәхәббәт турында... һәм бу гына да түгел” дип аталган күргәзмә ачыла. Биредә портрет, фотосурәтләр һәм төрле елларда Казанда яшәгән кешеләрнең мәхәббәт тарихы тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне мәхәббәт лирикасы темасын яктырткан төрле аксессуарлар тулыландырып торачак.
«Татар-информ»