В.Шекспирның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында баручы “Гамлет. Күренешләр” спектаклен карау өчен махсус килгән
Казанда совет һәм рус театры сәнгате белгече, театр тарихчысы, Вильям Шекспир иҗаты буенча белгеч, актер В.И. Качаловның оныгы, МХАТта сәхнәгә кую бүлегенә нигез салучы В.В.Шверубовичның улы Бартошевич Алексей Вадим улы булып китте.
Атаклы театр сәнгате белгече Рәшит Заһидуллин куйган, Татарстанның мәдәни тормышын хәйран гына шаулатып алган “Гамлет” спектаклен карау өчен махсус килгән иде. Данлыклы Шекспир иҗаты белгече режиссер Рәшит Заһидуллин куелышындагы “Гамлет”та күп кенә урынлы, әсәрнең асылын ачып бирүче нечкәлекләр булуын, аннан да бигрәк, спектакль өчен режиссер сайлаган театр фойесының гаять уңышлы булуын ассызыклап үтте. Алексей Вадимович әйтүенчә, Тинчурин театрында караган “Гамлет” аның өчен 60-нчы, “юбилей куелышы” булган икән. Берничә гасырлар элек язылган әсәрдәге проблемалар хәзер дә актуаль булып кала, тамашачыларның йөрәкләрен тетрәндерә, уйландыра. Мәскәү кунагы әйтүенчә, “Гамлет”ның бик күп куелышларын тамаша кылуга карамастан, Тинчурин театрында куелган “Гамлет”та мактауга лаеклы урыннар күп булды.
Спектакльдән соң икенче көнне оештырылган артистлар белән очрашуда Алексей Вадимович режиссер, актерларны уңышлы премьера белән котлады, спектакльдән алган кичерешләре, киңәшләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.
А.В.Бартошевич театрда "Алтын көз" спектаклен дә тамаша кылды. Ул Тинчурин театрының өлкән буын артистларының профессиональлеген билгеләп үтте.
Исегезгә төшереп үтәбез, Тинчурин театрында “Гамлет. Күренешләр” спектакле узган сезонның маенда тамашачыларга тәкъдим ителгән иде. Моңа кадәр дә спектакль театр һәм сәнгать белгечләре, тамашачы тарафыннан югары бәя алырга да өлгерде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте