Бакуда Муса Җәлилне искә алуга багышланган кичә узды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә татар халкының батыр улы, шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе узды. Аны «Туган тел» республика татар мәдәнияте җәмгыяте оештырды. Кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады, тормыш сәхифәләре яктыртылды, иҗаты турында фикер алышынды. Шагыйрьнең «Алтынчәч» операсына либретто иҗат итү тарихы белән танышканнан соң, тамашачылар аннан өзекләр карадылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International