21 февральдә 10 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында «Кермес» IX Халыкара Төркия декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре хәйрия ярминкә-сәүдәсе ачыла.
Ярминкәдә кул эшләнмәләре, милли ризыклар, көнчыгыш тәм-томы сатылачак. Моннан тыш бизәнү әйберләре, чүпрәк курчаклар, сабын ясау, декупаж буенча осталык дәресләре узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте