Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры беренче тапкыр Удмуртия Республикасына гастрольләр оештыра

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

20-22 февраль көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры беренче тапкыр Удмуртия Республикасына гастрольләр белән бара. Кариевлылар 20 февральдә - Чайковский, 21ендә - Ижау, 22сендә Воткинск шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.

Күрше республикада яшәүче татарларга алар Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәк. Бу спектакльне узган ел Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар бик җылы кабул иткән иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә исә Самара шәһәрендә яшәүчеләр дә “Нигез ташларын” карау бәхетенә иреште.

Кариевлылар нәни тамашачыларына “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте буенча язылган “Бүре һәм Кәҗә” ( Рафис Корбан) спектаклен күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International