25 нче февральдә сәгать 15.00 да ТР Рәссамнар берлеге комплексының Күргәзмәләр залында пейзаж һәм театр декорациясе сәнгатенең әйдәп баручы остасы, Татарстанның халык рәссамы Әнәс Тумашевның шәхси күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә аның 85 яшьлек юбилеена багышланган.
Әнәс Тумашев 1924 нче елда Чистайда туган. Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, шунда ук укыткан да. 20 елдан артык Г.Камал исемендәге театрның рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. Театрдан кала, яраткан юнәлешләре – пейзаж һәм тарихи рәсем. Тумашев – РФ Атказанган рәссамы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.