Туган көнендә Илһам Шакиров Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясады

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

15 февральдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт узды. Атаклы җырчыны сәхнәдәшләре, иҗатташлары котлады. 

Концертта классик арияләр, халык җырлары, Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар яңгырады. Соңрак ул үзе дә  «Ак калфак» һәм «Идел буе каеннары» җырларын башкарды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International