Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Ходай рәхмәте иңгән Свияжск – балачагым минем» күргәзмәсе ачылды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

18 февральдә 11 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның балалар һәм үсмерләрнең иҗади үсеше  мөмкинлекләре үзәгендә Свияжск мәктәбендә укучы балалар рәсемнәреннән төзелгән «Ходай рәхмәте иңгән Свияжск – балачагым минем» дигән күргәзмә ачылды. Укытучы Людмила Коробцова җитәкчелегендә балалар туган шәһәрләре, аның табигате күренешләрен сурәткә төшергәннәр. Әлеге күргәзмә ТР ДССМның «Укытучы һәм укучылар» дигән традицион сериясеннән берсе булып тора.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International