5-6 февральдә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры Димитровградта гастрольләрдә булды. Театрның спектакльләре тулы залларда узды, зур уңыш казанды.
Балалар өчен «Дуслык дәресе» (О.Гаврилова) һәм ике кичке спектакль «Примадонналар» (К.Людвиг) һәм «Тузганак» (М.Апраксина) спектакльләре күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте