Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексында Евгений Лучинны котладылар

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

11 февральдә Бөтенроссия сукырлар оешмасы Татарстан төбәк оешмасының концерт залында Евгений Лучинның юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды.

Евгений Лучин – үзенчәлекле тембрлы тавыш иясе, БСҖ Татарстан төбәк оешмасында үзешчән сәнгать хәрәкәтендә актив катнашучы, «Прикосновение» ансамбле солисты. Аңа быел 65 яшь, ә иҗат юлын башлавына 50 ел тулды.

Юбилярны котларга аның күпсанлы дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары килгән иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International