12 февральдә Балтач районының Әтнә авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Бер бинада балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, фельдшерлык-акушерлык пункты, авыл клубы һәм китапханә урнашакан. Үзәкне ачуда күп кенә рәсми затлар катнашты, аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан матди-техник базасын ныгыту өчен йөз мең сумга сертификат тапшырылды. Ахырдан балалар, үзешчән сәнгать коллективлары концерт күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте