Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында министр Айрат Сибагатуллин ИР Ираннан мәшһүр композитор һәм җырчы, «Саба» музыка ансамбле солисты Сәет Абделхөсәен Мохтабад белән очрашты.
Мохтабад әфәнде, ИР Иранның мәдәният буенча комиссиясе җитәкчесе һәм Тәһран дәүләт институты каршындагы сәнгать факультеты деканы буларак, ике республика арасында музыка сәнгате, сәнгать белеме бирү өлкәсендә тыгыз элемтәләр урнашачагына өмет баглавын белдерде, шулай ук Татарстан музыкантларын Иранда уза торган халыкара фестивальләрдә катнашырга чакырды.
Айрат Миңнемулла улы Абделхөсәен Мохтабад әфәндегә Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктәге хезмәттәшлек фикерен хуплавын әйтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте