Күренекле композитор Салават Низаметдиновның «Салават. Күңелдәге турында ачыктан-ачык» дигән китабы Уфада күзләре күрмәүчеләр өчен цифрлы шәкелдә бастырып чыгарылды

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Күренекле композитор Салават Низаметдиновның «Салават. Күңелдәге турында ачыктан-ачык» дигән китабы Уфада күзләре күрмәүчеләр өчен цифрлы шәкелдә бастырып чыгарылды.  

Китапны тасмага яздыру буенча эш тәмамланды. Аның цифрлы шәкелен китапханә мәгълүматлар базасыннан күчереп яздырып алырга мөмкин.  Китапта күренекле композиторның истәлекләре тупланган.

Салават Низаметдинов — сукыр композитор, Башкортостанның һәм Россия Федерациясенең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Дмитрий Шостакович исемендәге премия лауреаты.  Салават Низаметдинов 2013 елның июлендә бакыйлыкка күчте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International