Бүген данлыклы татар артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәфкать Бикчәнтәевның тууына 90 ел

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Г.Камал театры әлеге түгәрәк санлы юбилейны ике тапкыр билгеләп үтәчәчәк. Беренче кичә - Рәфкать Бикчәнтәевның туган авылы - Түбән Бәрәскәдә көтелә. Иртәгә, 11 февраль көнне, Бәрәскә авылы мәдәният йортында актер һәм режиссерны искә алу кичәсе. Әлеге кичәдә спектакльләрдән видео язмалар, Рәфкать Бикчәнтәев катнашындагы кинокартиналардан өзекләр, гаилә архивыннан истәлекле кадрлар күрсәтеләчәк. Искә алу кичәсендә Г.Камал театрының әйдәп баручы артистлары һәм, әлбәтта инде, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев катнаша.

Ә 22 февральдә 18 сәгатьтә, Галиәсгар Камалның "Банкрот" спектакле алдыннан данлыклы татар артисты һәм режиссерын Г.Камал театрында искә алачаклар. Рәфкать Бикчәнтәев үз чорында әлеге спектакльдә Сираҗетдин ролен башкарган артист. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International