Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән бергәләп хәйрия концертында катнаша

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Концерт Бөтендөньяда игълан ителгән Онкология авырулы балалар көнендә – 15 февральдә узачак. Бу – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының дүртенче хәйрия концерты, алардан җыелган акча Казанда балалар хосписы төзүгә тапшырыла. Мондый концертлардан җыелган акча 10 миллион сум тәшкил итте.

Илсур Метшин Камал театры артисты Нәфисә Хәйруллина белән Гофман әсәре буенча иҗат ителгән  «Щелкунчик» симфоник әкиятен укыячак.

Хәйрия концертына билетлар сатыла башлады инде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International