6 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган «Мылтык тотып баскан җиремнән Бер адым да артка чигенмәм …» дип аталган әдәби кичә узды.
Әдәби салонның чираттагы утырышы барышында шагыйрьнең Милли музей фондларында сакланучы шәхси әйберләре: фотосурәтләре, кулъязмалары, хатлары, фронтта язылган караламалары күрсәтелде. Фатыйх Кәрим коллекциясе музейга 1946 елда ук шагыйрьнең хатыны Кадрия Ишукова тарафыннан бүләк ителгән иде. Аның архивының бер өлешен кызы Ләйлә Кәримова тапшырды. Кичәдә катнашып, Ләйлә ханым әтисе турындагы истәлекләрен сөйләде, аның шигырьләрен укыды.
Әдәби салон утырышында Татарстан Республикасының Халык шагыйре Ринат Харис; профессор Фоат Галимуллин; А.Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов; Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәтов; Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Маликов һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте