Сочи Олимпиадасының «Жаркие. Зимние. Твои» дигән шигаре яктылыгында яшь укучылар өчен оештырылган Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмати-библиография бүлегендә «Олимпиаданы каршылап» дигән мәгълүмати басмалар күргәзмәсе ачылды.
Анда Олимпиадалар тарихына багышланган энциклопедияләр һәм белешмәлекләр куелган.