Симанэ префектурасы (Япония) университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Иноуэ Осама Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә булып китте

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында япон галим-тюркологы  Хаттори Сиро (Hattori Siro) эшчәнлегенә багышланган «Ерак Көнчыгышта мөһаҗирлектәге төрки-татарлар мирасы» халыкара семинары узды.  Анда Симанэ префектурасы (Япония) университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Иноуэ Осамада катнашты, шул көнне үк ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә булып китте.   

XX гасыр башында һәм уртасында татар мөһажирләренең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирүче газета, журналлар, китаплар һәм архив документлары саклана торган фонд кунакта аеруча зур кызыксыну уятты. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International