Чаллы картиналар галереясендә Никас Сафроновның «Вакыт елгасы» дигән шәхси күргәзмәсе дәвам итә

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Россиядә мәдәният елы» кысаларында Чаллы картиналар галереясендә Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы Никас Сафроновның «Вакыт елгасы» дигән күргәзмәсе дәвам итә. Аның экспозициядә куелган эшләрен 5000нән артык кеше карады һәм югары бәяләде.  

Тамашачылар хозурына рәссамның 90 яңа эше тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килүчеләрдә аеруча эксклюзив авторлык стилендә башкарылган  «Dreаm vision» картиналар тупланмасы зур кызыксыну уятты. Шул серия нәтиҗәсендә Никас Сафронов Гиннесның рекордлар китабына кертелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International