Казанда «Главный по факту» («Чынлап та алдынгы») премиясен тапшыру тантанасы узды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә «Корстон»да «Татарстан» журналы версиясе буенча «Главный по факту» («Чынлап та алдынгы») премиясен тапшыру тантанасы узды. Әлеге проектны башлап җибәргәндә редакция Татарстанның бизнес, мәдәният, фән һәм сәясәт өлкәләренең алдынгы вәкилләрен бүләкләүне максат итеп куйды.  

Тантанага чакырылган рәсми вазыйфаи затлар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның элеккеге прокуроры  Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ОАО «Татмедиа» ачык акционер җәмгыяте  генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов  һәм башкалар бар иде.

Премиянең максаты – республиканың үсешенә саллы өлеш кертүчеләрне бүләкләү. Ул  «Елның медиаперсонасы», «Һәрчак әзер!», «Алдан күрүчән инвестор», «Мультипрофессиональлек», «Булдырды!», «Генераль спонсор премиясе» һәм «чынлап та алдынгы» дигән 7 номинациядә тапшырылды.

«Булдырды номинациясендә аеруча күренекле иҗади проектлары өчен премия  Александр Сладковскийга бирелде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International