Чаллы шәһәрендә балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының «Иҗат балкышы» дип аталган башкару осталыгы фестивале узды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварда Чаллының Орган залында шәһәрнең балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының «Иҗат балкышы» дип аталган башкару осталыгы фестивале узды. Концертта халык, классик һәм заманча музыка яңгырады.  

Сәхнәдә 1, 2, 4, 5, 6 номерлы музыка мәктәпләре, шулай ук 7 номерлы сәнгать мәктәбе   укытучылары чыгыш ясады.  

 Орган залы фойесында балалар сәнгать мәктәбе укытучылары картиналарыннан күргәзмә төзелгән иде, шулай ук 4 номерлы музыка мәктәбе укытучысы Денис Емангулов башкаруында гитара музыкасы яңгырады.  

Концерт ахырында шәһәрнең мәдәният идарәсе фестивальдә катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International