Традицион Шаляпин форумы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә 2 февральдән 18 февральгә кадәр барачак. Фестиваль «Севильский цирюльник» («Севилия чәчтарашы») операсы белән ачыла. Аны сәхнәгә Россиянең Халык артисты Юрий Александров (Санкт-Петербург) куйган. Фестиваль-2014 Казан операсының 140 еллыгына багышлана. Афиша турында тулырак мәгълүматны kazan-opera.ru. адресында табарга мөмкин.
Хөрмәтле журналистлар! 30 гыйнварда (пәнҗешәмбе) Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының Алсу кунак бүлмәсендә фестивальне оештыручылар һәм анда катнашучылар белән матбугат конференциясе узачак. 15 сәгатьтә башлана.
Матбугат конференциясенә һәм спектакльләргә аккредитация узу өчен: press@kazan-opera.ru ; 8 950 320 88 66 (Елена Остроумова).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте