Төркиянең Генераль Консуллыгы Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге белән бергәләп 31 гыйнварда 18 сәгать 30 минутта Татарстан Халыклар дуслыгы йортының Концерт залында Төркиянең Памуккала Университеты Төрек классик музыкасы концертын оештыра.
Әлеге ансамбль 2002 елда музыка укытучысы М. Хөлүси Шимшәк тарафыннан оештырылган. Сәхнәдә эшчәнлеген хор буларак чыгышлардан башлаган иҗат коллективы менә 10 елдан артык тамашачыларга мәдәни хезмәт күрсәтә. Университет студентларыннан һәм укытучыларыннан оешкан ансамбльнең төп максаты – классик төрек музыкасының нигезләрен саклап калу, үстерү һәм тарату. Ансамбль ел саен репертуарын яңарта, баета килә, шулай ук һәр яз саен төрле мәдәният үзәкләрендә, концерт залларында үзенчәлекле концерт программалары күрсәтә. Төрек музыкасы өслүбләренең күптөрлелеген ачып биреп, ансамбль төрек классик музыкасының бар жанр байлыгын күрсәтә.
Ансамбльдә катнашалар:
Мәхмәт Хөлүси Шимшәк (җитәкче)
Мәлих Акдаг (клавишалы уен кораллары)
Тунахан Таржан Токур (скрипка)
Мәхмәт Орхан Шәнир
Суат Тепеджик (ансамбльнең координаторы)
Барыш Тунжәр (ансамбльнең рәисе)
Зәйнәп Онат (солистка)
Әмрә Чанкая (акустик гитара)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте