«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Фәрит Суюровның 75 яшьлегенә багышланган күргәзмә ачыла

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

30 гыйнварда 16 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам Фәрит Суюровның 75 яшьлегенә багышланган «Татарстан – минем туган җирем» дип аталган күргәзмә ачыла. Аның туган җиребез матурлыгын, табигатебез байлыгын ачып биргән картиналары берәүне дә битараф калдырмас. Фәрит әфәнде яраткан башкалабыз күренешләрен, аның тарихи шәхесләр исеме белән бәйле урыннарын да сурәтли.

Фәрит Габдрахман улы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992), Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Б. Урманче  исемендәге премия лауреаты  (2009).

Мәгълүмат өчен: (843) 5678 058, (843) 5678 043, galereya.hazine@mail.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International