Берлинда «Яшел атна-2014» дип аталган Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмә-сәүдәсе узды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр Берлинда  «Яшел атна-2014» дип аталган Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмә-сәүдәсе узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Россия павильоны ачылышында катнашты. «Яшел атна» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең чыгышы нур өстенә нур булды.

«Күргәзмәдә катнашучылар безнең халык музыкасы, костюмнары, музыка уен кораллары белән зур кызыксыну белдерде. Берлинда республикабызның авыл хуҗалыгы тармагы казанышларын күрсәткәндә аеруча зур горурлык хисләре кичердек», – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International