28 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясе белән очрашты. Алар арасында Истанбул провинциясе Генераль ассамблеясе рәисе, төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе урынбасары Хисаметдин Кочак, Истанбул шәһәренең Әюп муниципаль районы Мэры Исмәгыйль Кавунҗу, төрки дөнья муниципалитетлары берлеге рәисе Мостафа Башкорт бар иде.
Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төрки дөнья муниципалитетлары берлеге белән хезмәттәшлеге планы буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез: 2014 елда Казан төрки дөнья башкаласы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте