Бүген В.И.Качалов исемендәге Казан драма театры артисты, ТР Атказанган артисты Ирина Чернавина юбилеен бәйрәм итә

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур драма театры артисты, ТР Атказанган артисты  Ирина Чернавина юбилеен бәйрәм итә.

Актриса төп рольләрнең берсен башкарган «Дядюшкин сон» спектакленнән соң Ирина ханымның хезмәттәшләре аны  гомер бәйрәме белән ихлас котлады.  

Ирина Чернавина менә 50 елдан артык, 1958 елдан башлап, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театында хезмәт итә. Бу еллар эчендә артист бик күп рольләр башкарып, тамашачыларның зур мәхәббәтен казанды.

Ирина Чернавина яшьләргә остаз да әле. Ул озак еллар дәвамында республика югары уку йортларында яшь артистларга белем бирә.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International