2014 елның 27 гыйнварында 14 сәгатьтә Камал театры бинасында ТР Мәдәният министрыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Коллегиядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Коллегияә:
- Министрлыкның Коллегия әгъзалары;
- министрлыклар, ведомстволар һәм учреждениеләр вәкилләре;
- муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре;
- муниципаль районнарның мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары;
- республиканың мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре вәкилләре;
- ведомствога караган учреждениеләрнең баш режиссерлары һәм сәнгать җитәкчеләре;
- иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре;
ММЧ вәкилләре катнашты.
Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы «2013 елда ТР Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2014 елга – Мәдәният елына бурычлар турында» доклад белән чыкты.
Коллегиядә күп кенә башка кызыклы чыгышлар булды.
Коллегиянең ахырында ТР Президенты мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә һәм коллетивларга бүләкләр тапшырды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте