Закир хыялланып көтеп алган колынга Алмачуар дигән исем бирә. Ул аны үзенеке генә дип саный һәм колынны һәрьяклап сакларга тырыша. Әмма Сабантуй бәйрәмендә ат чабышында катнашып беренче урынны алу теләге көчлерәк булып чыга. Соңгы көчен биреп нәни хуҗасына хезмәт иткән Алмачуар үлә.
Моннан 10 ел элек куелган спектакль, тамашачылар арасында бүген дә популярлыгын югалтмый. Аны беләләр, таныйлар һәм яраталар. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
Театрның матбугат хезмәте (Лилия, 555-37-27)