Казах далаларыннан искән дуслык җиле

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Кичә 23 гыйнварда Татарстан Республикасы халыклар дуслыгы йортының Тантаналар залында Казахстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, профессиональ фотограф Рәфгать  Хәлиловның шәхси күргәзмәсе ачылды.  

 «Казахстан далаларыннан искән дуслык җиле» дип аталган күргәзмәдә цифрлы эшкәртелмәгән йөздән артык фотосурәт куелган.  Биредә күренекле сәяси эшлеклеләр, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, милли диаспоралар вәкилләре портретлары да бар. Казанга багышланган серия дә тәкъдим ителә.

Күргәзмә «Екы тамшы» дип аталган казах биюен башкару белән ачылып китте. Җырчы Илзилә Рәзил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән «Сөембикә» җырын башкарды, ә «Мирас» ансамбле милли казах музыкасын башкарды.

Күргәзмәне ачу тантанасында күп кенә рәсми затлар, Татарстан Республикасы Фотографлар берлеге әгъзалары, Татарстанның казах диаспорасы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International