Кариевлылар «Метроэлектротранс» оешмасы эшчеләренә рәхмәт йөзеннән берничә спектакль тәкъдим итте

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры МУО «Метроэлектротранс» белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлады. Казанлылар метрога керү һәм чыгу юлларында, метро вагоннарында Г. Кариев театрының төсле афишаларын күрәләр. «Метроэлектротранс» оешмасына рәхмәт йөзеннән, кариевлылар оешма эшчеләренә берничә спектакль күрсәтте. 21гыйнвар көнне Г. Камал театрының кече залында И.Юзеевның “Улыбыз өйләнә без аерылышабыз” спектаклен МУО «Метроэлектротранс»та эшләүчеләр карады. Спектакль барысына да бик ошады, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International